news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Евровидение"гә кертелмәгәннән соң, Юлия Самойлова Коткаручы Христос храмында чыгыш ясый

"Бу - Юлия Самойлованың, җырчыны "Евровидение"гә кертмәү карарыннан соң, Мәскәүдәге беренче концерты булачак", – дип белдерде оештыручылар.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Киевта узачак «Евровидение» бәйгесенә кертелмәгән җырчы Юлия Самойлова Коткаручы Христос храмында 25 апрельдә «Сорок Сороков» хоры коцертында чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә ТАСС.

«Бу - Юлия Самойлованың, җырчыны "Евровидение"гә кертмәү карарыннан соң, Мәскәүдәге беренче концерты булачак», – дип белдерде оештыручылар.

Шулай ук «Бөек Җиңү җырлары» программасында «Голос» финалисты Эмиль Кадыйров, «Фактор А» һәм «Новая звезда» проектлары финалисты Александр Щербаков, Родион Газманов һәм «Баян Mix» төкреме катнашачак.

Концерт «Сорок Сороков» хорының тәүге зур чыгышы булачак. Аларның репертуарында рухи җыр үрнәкләре, рус халык җырлары, совет чоры җырлары һәм башкалар бар.

Исегезгә төшерәбез, 22 мартта Украина кукынычсызлык хезмәте Самойловага өч ел дәвамында илгә керүне тыйды. Украина хөкүмәтенең төп дәгъвасы җырчының 2015 елда Кырымда чыгыш ясавы белән бәйле. Россиянең Чит ил эшләре министрлыгында әлеге карарны «әхлаксыз һәм кешелексез гамәл» дип атадылар.

Моңа бәйле рәвештә, «Беренче канал» дирекциясе "Самойлова Россияне 2018 елда «Евровидение»дә тәкъдим итәчәк", - дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100