news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Евровидение-2017" Киевта узачак

Конкурсны үткәрүгә Одесса, Днепр, Львов, Харьков һәм Херсон дәгъва белдергән иде.

 (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе елда "Евровидение" халыкара конкурсын үткәрү хокукына Украина ия булды, ул Киевта узачак. Бу хакта "ТАСС" хәбәр итә.

Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Украина телекомпаниясе генераль директоры Зураб Аласания белдерде. " Евровидение"ны кабул итәчәк шәһәр әле генә оештыру комитетының утырышында билгеләнде. 19 кеше - "әйе", икесе - "юк", берсе җавап бирүдән тыелып калды", - дип игълан итте вице-премьер-министр Павел Розенко. Башта конкурсны үткәрүгә Одесса, Днепр, Львов, Харьков һәм Херсон дәгъва белдергән иде.

Оештыручылар карары буенча "Евровидение" Киевта Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. Комплекс мәйданы 60 мең кв метр чамасы тәшкил итә.

Швециядә узган соңгы конкурста Украина башкаручысы Җамала "1944" җыры белән җиңү яулагач, Украина "Евровидения-2017" үткәрү хокукына ия булды. Икенче урынны австралияле Дэми Им алды, өченче - Россия данын яклаучы Сергей Лазарев.

news_right_1
news_right_2
news_bot