news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Евровидение-2017"дә Россия икенче ярымфиналда чыгыш ясый

"Евровидение-2013"тә Татарстаннан Динә Гарипова катнашкан иде.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). "Евровидение-2017" җыр бәйгесендә Россия икенче ярымфиналда чыгыш ясый. Бу хакта бүген Киев шәһәре хакимиятенең Таҗ залында үткән жирәбәнәтиҗәләре буенча билгеле булды.

"Евровидениедә" барлыгы 43 ил вәкиле катнаша. "Евровидение-2017" 9-13 майда Киев шәһәрендә узачак. Икенче ярымфинал 11 майда үтәчәк. Кичә Украина узачак бәйгенең эмблема һәм шигарен тәкъдим итте.

Әлегә бәйгедә Россияне кем тәкъдим итәчәге билгеле түгел, карар соңрак булачак. Дәгъвачылар арасында "Голос" шоу финалисты Александр Панайотов та бар.

Исегезгә төшерәбез, "Евровидение-2013"тә Россия данын Татарстаннан Динә Гарипова яклаган һәм бишенче урын яулаган иде. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot