news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Евросоюзда россиялеләр өчен роумингка бәяләр арта - матбугат чаралары

Европаның 16 иле чит ил кәрәзле операторлары өчен җыемнарны арттырган.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Европада Россия операторлары элемтә бәясе 0,01–0,02 евродан 0,15–0,25 еврога кадәр арта. Бу Европа операторлары Евросоюздан читтә эшләүче компанияләр өчен өстәмә җыемнарны арттыру белән бәйле, дип яза "Интерфакс".

Бәя арттыру 2017 елның 15 июненнән Европада яшәүчеләр өчен роумингны бетерү белән бәйле. Бу хактагы законны Европарламент кабул иткән. Австрия, Болгария, Хорватия, Эстония, Финляндия, Франция, Германия, Греция, Венгрия, Италия, Латвия, Литва, Польша, Португалия, Словения, Испания операторлары өстәмә җыемнарны арттырган инде.

Чит ил гражданнары өчен роумингта сөйләшү минуты кимиячәк, ә пакетлар бәясе артачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot