Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Евросоюзда 2 февральдән виза алу кагыйдәләре үзгәрде
Яңалыктан күренгәнчә, виза җыемы 80 еврога кадәр арткан.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Бүгенге көннән Евросоюзда виза бирү кагыйдәләре үзгәрде. Яңалыклар Европа берлеге илләренә керүне гадиләштерергә һәм миграция кризисын хәл итүгә ярдәм итәргә тиеш. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Яңалыклар Шенген зонасына кергән 22 илгә, шулай ук берлек белән ассоциацияләнгән дүрт ил - Исландия, Лихтенштейн, Норвегия һәм Швейцариягә кагыла.
Әлеге илләрнең берсенә бирелгән бердәм кыска вакытлы виза 90 көн дәвамында 180 көнлек чорда күрсәтелгән теләсә кайсы илдә булу мөмкинлеген бирә.
Виза алу өчен гаризаны сәфәргә чыгарга 6 ай алдан башлап (иске кагыйдәләр буенча — 3 ай), әмма кузгалырга 15 көн калудан да соңга калмыйча, бирү кирәк.
Виза җыемы 60тан 80 еврога кадәр арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз