news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Евросоюз Россия нефтенә иң югары бәяне 60 доллар итеп билгеләү карарын тәкъдим итте

Евросоюз шимбә кичендә рәсми журналында 5 декабрьдән Россия нефтенә иң югары бәяне 60 доллар итеп билгеләү турындагы карарны чыгарды. Әмма нефтьнең базардагы бәядән ким дигәндә 5 процентка түбәнрәк сатылуы шарт. Бу хакта «ТАСС» хәбәр итә.

«Танкерларга сәүдә яки ташу белән бәйле техник ярдәм, хезмәт күрсәтү, финанс хезмәт күрсәтү, шул исәптән судлар арасында, өченче илләргә (Евросоюзга кермәгән илләргә) кушымтада күрсәтелгән нефть чималы һәм нефть продуктларын җибәрү тыела», диелә документта.

Анда, шулай ук, «Россиядә җитештерелмәгән һәм Россия гражданиныкы яки компаниянеке булмаган» очракта, Россия территориясе аша транзит белән җибәрелгән нефтьне билгеләнгән бәядән югарырак бәягә ташырга була, дип билгеләнә.

Бу документка кушымтада нефть чималының бәясе баррель өчен 60 доллар күрсәтелгән. Россия нефть продуктларына иң югары бәя Евросоюзда 5 февральдән үз көченә керергә тиеш, бәяне билгеләү тәртибе әле килештерелергә тиеш.

Европаның күпчелек белгечләре бу карар нефть базарын баланслауга һәм аның фрагментлашуына китерер, дип ышана.

Европаның берничә белгече Россия нефтенә иң югары бәяне кертү омтылышы Дөньякүләм нефть базарына тискәре йогынты ясар, шулай ук Европа нефть ташу индустриясен җитди какшатыр, дип борчыла. Бу Россиягә лизингка самолетлар бирүне тыю, Европаның бу өлкәдә махсуслашкан компанияләренә җитди зыян китерү белән чагыштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100