news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Евросоюз Казан оптика-механика заводына һәм «ЭНИКС» компаниясенә каршы санкцияләр кертте

Европа Союзы санкцияләренең тугызынчы пакеты «Казан оптика-механика заводы» акционерлык җәмгыяте һәм « ЭНИКС» акционерлык җәмгыятенә каршы чикләүләр кертүне күздә тота. Чикләүләр кагылган барлык физик һәм юридик затларның тулы исемлеге Евросоюзның рәсми журналында басылып чыккан.

Документта билгеләп үтелгәнчә, Россия гаскәрләре Украинадагы конфликт барышында Казан оптика-механика заводы җитештергән «Москва-1», «Рычаг-АВ» һәм «Ртуть-БМ» радиоэлектрон көрәш комплексларын, шулай ук ЭНИКС җитештергән «Элерон-3» (якын радиус өчен) һәм «Элерон-10» (уртача радиус өчен) пилотсыз разведка җайланмаларын кулланган.

Шуңа бәйле рәвештә, ике предприятие дә «Украинаның территориаль бөтенлеген, суверенлыгын һәм бәйсезлеген какшаткан яки янаган гамәлләрне матди-техник тәэмин итү өчен» җаваплы дип раслана.

Моннан тыш, быелның җәеннән Луганск халык республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры, элегрәк ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары булып эшләгән Тимур Саматовка да шәхси санкцияләр кертелде.

Түрәгә каршы чикләүләр кертү аның Луганск халык республикасының Россиягә кушылуы турында референдум әзерләүдә катнашуы белән нигезләнә.

«Татар-информ» элегрәк хәбәр иткәнчә, Евросоюз Россиягә каршы санкцияләрнең тугызынчы пакетына пилотсыз уенчык җайланмалар һәм ноутбуклар китерүне тыюне керткән. Шулай ук чираттагы чикләүләр пакеты Россиянең ике банкының активлары әйләнешен туктату, кайбер телеканалларның тапшыруларын туктатып тору һәм кайбер компанияләргә, предприятиеләргә һәм оешмаларга карата чикләүләр кертүне күздә тота.

Көнбатыш илләре Россиягә карата санкция басымын Россия Президенты Владимир Путин Украинада махсус хәрби операция башлау турында белдергәннән соң көчәйткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot