Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Евросоюз 20 Россия банкына, Мурманск һәм Туапсе портларына каршы санкцияләр кертте
Европа Берлеге Россиягә каршы санкцияләрнең 20 нче пакеты кысаларында өч диңгез портына (ике Россия һәм бер Индонезия), 20 Россия банкына һәм Россиядән теләсә нинди криптовалюта мәйданчыкларына карата чикләү чаралары кертте. Бу Евросоюз Советы белдерүеннән күренә.
Ике Россия порты, Мурманск һәм Туапсе, шулай ук Индонезиядәге Каримун портының нефть терминалы белән операцияләр тыела (Евросовет мәгълүматы буенча, алар РФ нефть бәяләре түшәмен урап узу өчен кулланыла).
Өченче илләрдә 20 Россия банкы һәм дүрт финанс оешмасы белән транзакцияләр үткәрү тыела.
Моннан тыш, Евросоюз Хәрби сәнәгать белән бәйле 58 компаниягә һәм затларга карата рестрикцияләр кертә. Алар арасында Россия Федерациясеннән читтә теркәлгән 16 фирма бар – Кытайда, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Үзбәкстанда, Казахстанда һәм Беларусьта. 60 предприятиегә карата экспорт чикләүләре катгыйландырылган (аларның кайберләре Кытайда, шул исәптән Гонконг, Төркия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз