Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Европарламент Төркиянең Европа Берлегенә керү мөмкинлеге килешүләрен туңдыруны хуплады
Европа Берлеге парламенты резолюциясе юридик көчкә ия түгел.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Европа парламенты бүген Төркиянең Европа Берлегенә керү мөмкинлеге турындагы килешүләрне туңдыруны хуплады. Европа Берлеге парламенты резолюциясе юридик көчкә ия түгел, дип хәбәр итә «Би-би-си рус хезмәте».
Төркия белән килешүләрне вакытлыча туңдыру турында Европа парламентының 479 депутаты үз фикерен белдергән, 37 депутат каршы булган. Тагын 107 депутат булмау сәбәпле, тавыш бирүдә катнашмаган, дип җиткерә Agence France-Presse. Документта Европа Берлегенең Төрек Республикасы белән алга табан да хезмәттәшлек итәргә нияте барлыгы әйтелгән.
Европа Берлеге һәм Төркия арасы 15 июльдә әлеге илдә дәүләт кискен борылышы ясарга омтылу уңышсыз килеп чыккач начарланган. Шуңа бәйле берничә мең кеше тоткарланган, ун меңнәрчәсе эшләреннән читләштерелгән.
Узган атнада Европа Берлегенең чит ил эшләре һәм сәясәт куркынычсызлыгы буенча Югары вәкиле Федерика Могерини Төркиядә кеше хокуклары бозылу уңаеннан бик нык борчылуын белдергән. Алданрак шундый ук уйларны башка Европа сәясәтчеләре һәм чиновниклары белдергән булган. Аерым алганда, Европа Берлеген Төркиядә янәдән үлем җәзасы кайтарылу һәм журналистларны эзәрлекләү борчый.
Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган берникадәр вакыт элек Европа Берлегенә керүгә тавыш бирү нәтиҗәләренә битараф икәнлеген һәм Төркиянең Шанхай хезмәттәшлек оешмасына керергә мөмкин булуын җиткергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз