news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Европаның иң зур мәчете исеме билгеле булды

Яңа мәчет 20 меңләп кеше сыйдыра алачак.

Европаның иң зур мәчете исеме билгеле булды
архив/Владимир Васильев
(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Европада иң зур мәчетнең исеме билгеле булды. Ул Шали шәһәрендә төзелә һәм "Мөселманнар горурлыгы" дип аталачак. Бу хакта "Грозный-информ" хәбәр итә. 
 
Мәчет ачылышы 23 августка билгеләнгән. Егерме меңләп кеше сыйдырышлы мәчет Чечня Республикасының беренче президенты Әхмәд Кадыйровның тууына 68 ел тулу уңаеннан ачыла. 
 
Бәйрәмгә 43 дәүләттән 200 кунак, шул исәптән, 150 чит ил вәкиле һ.б. чакырулы, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot