news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Европадан кайткач, Рузил Гатинны Казан консерваториясенә эшкә чакырачаклар

Бүгенге көндә "Ла Скала"да эшләүче Рузил Гатин "Созвездие-Йолдызлык" фестивале аша старт алган артист.

Европадан кайткач, Рузил Гатинны Казан консерваториясенә эшкә чакырачаклар
Рамиль Гали

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Казан дәүләт консерваториясе профессоры, Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина яшь җырчы Рузил Гатинны, Европадан кайткач, Консерваториягә эшкә чакырырга җыена. Бу хакта "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең матбугат үзәге хәбәр итә.

Билгеле булганча, Рузил Гатин "Созвездие-Йолдызлык" Ачык республика телевизион яшьләр фестивале лауреаты булып, шушы фестиваль аша старт алган артист. 2003 елда ул “Вокал-соло” номинациясе буенча гран-при ала. 2009 елда фестиваль җитәкчелеге тәкъдиме белән ГИТИСның эстрада факультетын тәмамлый. 2012 елда Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый.

“Бүген "Созвездие-Йолдызлык"та тәрбия алганнар үзләре остаз дәрәҗәсенә менә, Россиянең генә түгел, чит илләрнең иң мәртәбәле сәхнәләрендә чыгыш ясый, - ди Зилә Сөнгатуллина. - Рузил Гатин бүгенге көндә “Ла Скала”да эшли, вакыты бераз бушагач, мин аны Казан консерваториясенә мөгаллим буларак чакырырга исәплим”.

"Татар-информ" Зилә Сөнгатуллина “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең горурлыгы дип Рузил Гатинны атады, дип хәбәр иткән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100