news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Европада апрель аенда азык-төлеккә бәя төшкән бердәнбер ил булган

Европада Россия апрельдә азык-төлекнең бәясе арзанайган бердәнбер ил булган. Бу хакта «Российская газета» «РИА Новости»га сылтама белән хәбәр итә.

«Бәяләр еллык күрсәткечтә 0,22 процентка төште», – диелә язмада.

Азык-төлек инфляциясенең максималь күрсәткечләре Венгрия, Словакия һәм Эстониядә теркәлгән.

Россия премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр иткәнчә, чит илләрдә Россия авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ арта, чималга гына түгел, ә безнең илнең азык-төлек брендларына да.

Ул билгеләп үткәнчә, ил агропродукция җитештерүне ун проценттан күпкә арттырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot