news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Европада мөселманнар саны арта барачак

2010-2016 елларда Европага 1,6 млн качак килгән, аларның 78 проценты - мөселман халкы.

(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Европада яшәүче мөселманнар саны алдагы елларда арта барачак. Бу хакта Pew Research Center Америка социология үзәге тикшеренүләре дәлилли, дип хәбәр итә “Анадолу” агентлыгы.

Тикшеренүләр мәгълүматы буенча, 2010-2016 елларда Европага 1,6 млн качак килгән, аларның 78 проценты - мөселман халкы.

Әгәр дә Европага качаклар килү кимемәсә, 2050 елда аларның саны 2016 елдагы 4,9 проценттан 14 процентка җитәчәк.

Германиядә исә ул 6,1дән 20 процентка кадәр үсеш кичерәчәк.

2050 елда бу илләрдә 30 миллион мөселман булса, алар якынча Европа Берлегендәге халыкның 7,4 процентын тәшкил итәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100