news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Европа татарлары Польшага җыела

17 октябрьдә Гданьскта Европаның татар оешмалары вәкилләренең зур күләмле очрашуы була

(Брюссель, 16 октябрь, «Татар-информ», Лилия Вәлиева). Иртәгә Европаның татар оешмалары вәкилләре Польшаның Гданьск шәһәрендә җыелачак. Бу узган елның апрель аенда Брюссельдә "Татарлар Бельгиядә" берлеге тарафыннан оештырылган очрашудан соң икенче зур күләмле татар хәрәкәте активистлары җыены булачак. Ул чакта Европа Берлеге парламенты бинасында ике дистәдән артык иҗтимагый оешма вәкилләре «Auropa Tatarlary Alyansi» (АТА) альянсын гамәлгә кую зарурлыгы хакында тавыш биргән иде.

"Ауропа татарлары альянсы" яшь оешмасы кыска гына вакыт эчендә ватандашлар арасында элемтәне ныгыткан, аралашу киңлеген киңәйткән, татар гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте андагы цивилизациясенең аерылгысыз өлеше булган Европаның күп милләтлелек концепциясеннән чыгып уртак проектлар турында идеяләр эшләгән.

Бу форум буенча әзерлек эшләрен Польша Республикасы Татар мәдәнияте халык үзәге лидерлары һәм АТАның сайлап куелган рәисе Флюра Шәрипова үз өстенә алган. Чараларга бай булган өч көн ватандашларга актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга, эчке проблемалар хакында сөйләшергә, тәҗрибә һәм конструктив тәкъдимнәр белән килүчеләрне тыңларга мөмкинлек бирәчәк.  

Болгариядән филология фәннәре докторы Альбина Вәлиева-Хәйруллина Европа татар оешмалары консолидациясенең социаль-психологик аспектлары турында "Халыкара Евразия тикшеренүләре үзәге" дигән проект әзерләгән. Литвадан Рафаэль Мөхсинов чит илләрдә яшәүче литвалыларның үзләренең этномәдәни үзенчәлекләрен саклап калу буенча эш тәҗрибәсе хакында сөйләргә җыена. Европа Берлеге илләрендә ватандашларның дини тормышы турындагы темага «Татары Дойчланд» (Германия) ассоциациясе рәистәше Венера Вәгыйзова чыгыш ясаячак; Европа Берлеге илләрендә татар оешмаларының Россия ватандашлары координация советлары белән хезмәттәшлеге хакында "Бөекбритания татарлары ассоциациясе" рәисе Рамил Миңнуллин чыгыш ясаячак.

Форум эшендә Польшада РФ илчесе Сергей Андреев, Гданьскта РФның Генераль консулы Александр Карачевцев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закирова, Татарстан Республикасының РФ та Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Әхтәриев, Мәгълүмат һәм эшлекле коммуникацияләр генераль директоры Марат Шакирҗанов, Бөтенроссия билбаулы көрән федерациясе президенты Руслан Мәхмүтов катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100