news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Европа Татар яшьләре форумы кайсы шәһәрдә узачагы билгеле булды

Быел ул өченче тапкыр үткәрелә.

(Казан, 20 август, "Татар-информ", Лилия Локманова). Сентябрьдә Берлинда Европа татар яшьләренең форумы узачак. Быел ул өченче тапкыр үткәрелә. Аны оештыруда Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәм итә.

Беренче Европа Татар яшьләре форумы – Ригада, икенчесе Таллин каласында үткән иде. Европага сибелгән татар яшьләре үзара аралашып кына калмыйча, гаилә дуслары булып яши. Форум исә аларны берләштерүче тагын бер ысул, аралашу мәйданчыгы булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot