news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Европа Татар кызы-2018" бәйгесе җиңүчесе киләсе шимбәдә билгеле була

28 апрельдә Венгриядә конкурсның финалы үтәчәк.

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). 28 апрельдә беренче тапкыр "Европа татар кызы" бәйгесе Венгриядә уздырылачак. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйге "Европа татарлары альянсы" оешуга 5 ел тулу уңаеннан үтә торган чаралар кысаларында оештырыла. 
 
Биредә Франция, Австрия, Литва, Эстония, Болгария, Швециядән килгән кызлар жюри алдында милли гореф-гадәтләребезне, йолаларны һәм татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтәчәк.
 
Проект һәм сценарий авторы, куючы режиссер —  хәзерге вакытта Швециядә яшәүче Айна Еремина-Зеттерлунд. Ул - ана телен һәм милли мәдәниятебезне саклау, үстерү белән бәйле булган күп кенә чараларны оештыру белән шөгыльләнә. 
 
"Европа Татар кызы" проекты Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән  уздырыла.  

news_right_1
news_right_2
news_bot