news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Европа суды каралышында 120 меңләп шикаятьнең 33 меңнән күбрәге – Россия Федерациясеннән

Елдан-ел шикаятьләр саны арта баруын исәпкә алып, хөкем итү эшендә сыйфат таләп ителүен аеруча басым ясап әйтергә кирәк саныйм, ди ТР Югары суды рәисе Геннадий Баранов

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Югары судында “Россия Федерациясе судьялары, юристлары һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең кеше хокукларын яклау турындагы Европа конвенциясен һәм илкүләм суд эшләренең төп җыентыкларын гамәлдә куллану өлкәсендә квалификацияләрен күтәрү” темасына семинар башланды.

Ике көн барачак семинар эшен ачып, ТР Югары суды рәисе Геннадий Баранов, Россиянең 1996 елның 28 февраленнан Европа Советына керүен, 2 елдан соң кеше хокукларын һәм төп ирекләрен яклау турындагы Европа конвенциясен ратификацияләвен, шулай булгач, илдәге судлар эшчәнлеге Европа судына каршы килмәскә тиешлеген искәртте. Республиканың баш судьясы билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Европа суды каралышында 120 меңләп шикаять исәпләнә, шуларның 33 меңнән күбрәге – Россия Федерациясеннән. “Елдан-ел шикаятьләр саны арта баруын исәпкә алып, хөкем итү эшендә сыйфат таләп ителүен аеруча басым ясап әйтергә кирәк саныйм”, - диде Г.Баранов.

Европа Советы эксперты Анна Деменева сүзләренчә, 2007 елдан башлап, судьялар, адвокатлар, прокурорлар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре өчен махсус программа буенча белем туплау семинарлары оештырыла. Түбән Новгородтагы Суд академиясе филиалы базасында 3әр көнлек 18 семинар үткәрелгән, аларда Россия өлкә судларының 600дән артык судьялары катнашкан, Россия регионнарында үткәрелгән семинарларның 16сы адвокатлар катнашында аерым булган. Европа Советы һәм Европа комиссиясе тарафыннан кабул ителгән әлеге уртак программа быел июнь ахырында төгәлләнә.

“Татар-информ” хәбәрчесенең: “Страсбург судында Татарстан Республикасыннан хәзерге вакытта күпме шикаять бар, алар, нигездә, нинди проблемалар буенча?” – соравына җавабында, Европа Советы эксперты Довидас Виткаускас: “Татарстан буенча аерым исәп алып барылмый. Шулай да, Татарстанны Россия Федерациясе регионнары арасында Страсбургка мөрәҗәгать итүләр буенча урталыкта дияргә нигез бар, ә Россия буенча шикаятьләр җибәрү ягыннан иң актив төбәкләрдән Мәскәү, Ростов, Свердловск, Иркутск өлкәләрен аерып әйтә алам, гомумән, шикаятьләр бөтен Россия киңлегеннән дә алынып тора”, - диде.

Бүген семинарда ТР Югары суды рәисе урынбасарлары, ТР юстиция министры вазифаларын башкаручы Мидхәт Корманов, прокурорлар һ.б. җаваплы кешеләр катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100