news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Европа Союзы советы Россия нефтенә чик бәя билгеләү буенча килешүгә иреште

Бүген Европа Союзы илчеләре «Зур җиделек»нең Россия нефтенә чик бәяне 1 баррель өчен 60 доллар дәрәҗәсендә билгеләү тәкъдиме буенча килешүгә иреште. Ял көннәрендә ЕС советы моны рәми рәвештә расларга тиеш була. Бу турыда Европа Союзында Польшаның даими вәкиле Анджей Садось әйткән. ТАСС шул хакта хәбәр итте.

«Польша Россия нефтенең 1 барельле өчен чик бәяне 60 доллар итеп билгеләүдә ЕС белән компромисска ризалашты. Бу ЕСка әлеге карарны ял көннәре дәвамында рәсми рәвештә расларга мөмкинлек бирәчәк», – дигән Садось.

ЕС советында раслау язма процедура режимында, өстәмә фикер алышусыз гына булачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100