news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Европа советы Россиягә каршы санкцияләрне үз көчендә калдырды

Совет карарында билгеләп үтелгәнчә, “ул Украинадагы вәзгыятьне күзәтәчәк, ихтыяҗ булса, башка карарлар да булачак”

  (Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Европа советы Украина кризисы белән бәйле рәвештә, Россиягә карата элек кабул ителгән чикләү чараларын үз көчендә калдырды, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Совет карарында билгеләп үтелгәнчә, “ул Украинадагы вәзгыятьне күзәтәчәк, ихтыяҗ булса, башка карарлар да булачак”. Карарда, Минскидагы сөйләшүләр нәтиҗәсендә, Украина көнчыгышында атышларны туктату турында имзалаган беркетмәне тулысынча үтәү зарурлыгы ассызыклана.

ЕС Россиягә карата санкцияләрне берничә тапкыр кертте. Соңгы тапкыр бу сентябрь башында Европа советына керүче илләр, Европа банкларына Россиянең эре банкларына кредитны бер айдан артыкка бирүне тыйдылар, шулай ук Россиягә тирән сулыкларда, Арктикада нефть чыгаруда һәм эшкәртүдә хезмәт күрсәтүгә һәм РФ нә хәрби технологияләр тапшыруга да чикләү куйдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot