news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Европа шәһәрләрендә Палестинага теләктәшлек күрсәтеп демонстрацияләр узды

Европа шәһәрләрендә Палестина халкына теләктәшлек күрсәтеп демонстрацияләр узды. Бу хакта Anadolu агентлыгы хәбәр итә.

Демонстрацияләр Стокгольм, Сараево, Рим, Милан, Женева һәм Дублинда үтте. Акциядә катнашучылар Израиль Премьер-министры Биньямин Нетаньяхуга карата тикшерү эше башларга чакырды.

Демонстрациядә катнашучылар «Газа секторында балаларны үтерәләр», «Мәктәпләр һәм хастаханәләрне бомбага тоталар», «Израильгә карата геноцид эмбаргосы кертелергә тиеш» дигән сүзләр язылган транспарантлар кулланды.

Активистлар Израильгә каршы икътисади, сәяси, дипломатик санкцияләр кертергә чакырды һәм халыкара берләшмәнең бу мәсьәләдә тагын да активрак роль уйнарга тиешлеген искәртте.

Искәртеп узабыз, 19 гыйнварда Израиль һәм ХАМАС оешмасы арасында вакытлы килешү үз көченә керде. Әмма, гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Израиль армиясе Палестина территориясен бомбага тотуны дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot