news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Европа Сабан туе Берлинда узачак

Бәйрәм “Сабан туе – дуслык күпере” шигаре белән 19-21 июньдә үтәчәк

 (Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”). Быел Европа Сабан туе Германия башкаласында 19-21 июнь көннәрендә уздырылачак. Өч көнгә исәпләнгән әлеге чара фестиваль рәвешендә уздырылыр дип көтелә. Сабан туе кунаклары татар халык ашлары, татарча җыр-бию, көрәш, театр, декоратив сәнгать һәм башка кызыклы юнәлешеләр буенча остаханәләрдә катнаша алачак. Остаханәләрне Финляндия, Швеция, Болгария, Германия, Бельгия һәм Россиядә яшәүче татарлар уздырачак.

Бәйрәмнең тантаналы ачылышы 20 июнь көнне сәгать 12дә булыр дип планлаштырыла. Сабан туена “туган авылым” тематикасы сайланган: һәр ил үз “ишегалды”н тәкъдим итәчәк. Татарстаннан һәм Россия башкаласы Мәскәүдән килгән хөрмәтле кунаклар, сәнгать әһелләренең чыгышлары Сабан туен тагын да ямьләндерәчәк.
Чара кысаларында Берлин буенча кечкенә генә экскурсия дә каралган. Бәйрәм кунаклары Плётцензее төрмәсенә – М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре һәлак булган урынга барачак. Биредә чәчәк салу тантанасы уздырыла. Шулай ук Берлиндагы Изге Николай кварталы, Музей утравы, Гумбольдт исемендәге университет, Бранденбург капкалары, Рейхстаг кебек истәлекле урыннарга сәяхәт оештырыла.

Берлинда 21 июнь көнне күп еллар рәттән “Fête de la musique” музыка фестивале үткәрелә. Европа Сабан туен оештыручылар әлеге чарада татар җырчыларының да катнашуын, татар җырының танылуын тели.

Бу хакта Германиядәге татарлар оешмасы хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100