Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Европа гүзәле» конкурсында Казан кызы җиңүче булды
Казан кызы Динара Сәлахова «Европа гүзәле – 2024» халыкара матурлык конкурсында җиңүче булды. Гүзәлләрне Болгариядә ачыкладылар, дип яза ТАСС.
Сәлахова - спорт-бал биюләре буенча Татарстан Республикасы чемпионы һәм ике ул әнисе. Моннан тыш, кыз үзенең спорт киемнәре брендын үстерә.
Җиңүче сүзләренчә, Россияне халыкара конкурста тәкъдим итү аның өчен зур дәрәҗә булган. Һәм ул туган иленә җиңү белән кайтуына шат.
Италия, Германия, Нидерланд, Португалия, Әрмәнстан, Болгария, Украина һәм башка дәүләтләрдән килгән кызлар Сәлаховага көндәш булды. Финал этабына 24 яшьтән 49 яшькә кадәрге 25 хатын-кыз килеп җитте.
Татарстан башкаласыннан килгән кызга шулай ук ике өстәмә номинациядә – «Иң яхшы милли костюм» һәм «Конкурс иганәчесен сайлау» номинацияләрендә призлар тапшырылды.
Элегрәк, Европа этабы финалына үтәр алдыннан, Казанда яшәүче хатын-кыз «Миссис Россия мира» конкурсында җиңү яулаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз