news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Европа чемпионнары кубогында Казан шахматчылары командасын танылган Гата Камский җитәкләгән

Командада икенче номер булып Идел буе спорт академиясенең беренче курс студенты Владислав Артемьев килә.

(Казан, 8 ноября, «Татар-информ»). Сербиянең Нови Сад шәһәрендә шахмат буенча Европа чемпионнары кубогы башланды. Турнирда Казан вәкилләре - "Ладья" ир-атлар командасы катнаша. Аны Татарстанда туып-үскән Америка гроссмейстеры Гата Камский җитәкли. Командада икенче номер булып Идел буе спорт академиясенең беренче курс студенты Владислав Артемьев килә, дип хәбәр итә вузның матбугат хезмәте.

Алга таба команданың ир-атлар рейтингында Артем Тимофеев, Илдар Ибраһимов, Рамил Хәсәнгатин тора.

Ярышлар 13 ноябрь көнне тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot