Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Европа чемпионатында кыска программадан соң, Алинә Заһитова лидер булды
Әлегә икенче урында - Россия спортчысы Софья Самодурова (72,88), өченче урында - Швейцария кызы Алексия Паганини (65,64).
(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ"). Россиянең тимераякта фигуралы шуучысы, Олимпия чемпионы Алинә Заһитова кыска программаны башкарганнан соң, Европа чемпионатында алдынгы булды. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.
Минск шәһәрендә уза торган Европа чемпионатында Алинә Заһитова кыска программада 75,00 балл алды. Икенче урында Россия спортчысы Софья Самодурова (72,88), өченче урында Швейцария кызы Алексия Паганини (65,64).
Тагын бер Россия спортчысы Станислава Константинова (56,76) әлегә унберенче урында.
Ирекле программа 25 гыйнварда булачак.
- Алинә Заһитова 2018 елда Пхенчхан шәһәрендә уздырылган Кышкы олимпия уеннарында фигуралы шууда хатын-кызлар арасында беренче урынны яулады.
- 2018 ел азагында Алинә Заһитова “Көмеш нәфис болан” (“Серебрянный лань”) премиясе лауреаты булды. Бу премияне Россиянең Спорт журналистлары федерациясе елның иң яхшы спортчыларына тапшыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз