news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Европа чемпионаты Уфада үтәчәк

Уфада, Республика йортында шушы зур чарага әзерлек мәсьәләләрен тикшергән утырыш үтте

(Уфа, 18 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда киләсе елның 26 февраленнән 5 мартына кадәр биатлон буенча Европа чемпионаты үтәчәк.
Уфада, Республика йортында шушы зур чарага әзерлек мәсьәләләрен тикшергән утырыш үтте. Аны шушы чемпионатны әзерләү һәм үткәрү өчен җаваплы оештыру комитеты уздырды. Киңәшмәне БР Премьер-министры Раил Сарбаев алып барды.
Европа бәйгеләре Уфадагы “Биатлон” спорт комплексында үтәчәк. Ике ел элек анда җәйге биатлон буенча дөнья чемпионаты уздырылган иде инде.
Утырышта сөйләшү барышында “Биатлон” комплексының өченче чиратын төзү, булган биналарны һәм корылмаларны яңабаштан төзекләндереп чыгу хәстәрлекләре һәм башка оештыру мәсьәләләре тикшерелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot