news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Европа берлегенең Россиягә каршы санкцияләре ярты елга озайтыла

Формаль процедура бу елның 20 декабренә тәмамланырга тиеш.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Европа берлегенең Россиягә каршы икътисади санкцияләре тагын ярты елга озайтыла. Алар халыкара финанслаудан файдалануны , шулай ук Россия белән оборона һәм энергетика хезмәттәшлеген чикләүне үз эченә ала.

Формаль процедура бу елның 20 декабренә тәмамланырга тиеш, дип яза "Известия".

Франция һәм Германия башлыклары әлеге карар турында 15-16 декабрь көннәрендә Брюссельдә узачак Европа берлеге саммиты вакытында хәбәр итәчәкләр.

"Санкцияләр озайтылуга бернинди шик юк", - дип белдерә басма Reuters агентлыгына сылтама белән.

news_right_1
news_right_2
news_bot