Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Европа Берлегенең Россиягә карата санкцияләрне гамәлдән чыгару шартлары аталган
Европа Берлеге карашын Финляндия Премьер-министры Юхи Сипиля белдергән.
(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Россиягә карата санкцияләр Европа Берлегенең бердәм ризалыгы булганда гына гамәлдән чыгарылырга мөмкин. Бу хакта Финляндия Премьер-министры Юхи Сипиля белдерде, дип хәбәр итә “Новости” Россия мәгълүмат агентлыгы.
“Минсктагы килешүләр үтәлмичә, санкцияләр туктатылмаячак”, - диде Сипиля. Аның фикеренчә, бу мәсьәләне хәл итүдә үзгәрешләр юк.
Искә төшерик: “Рейтер” агентлыгы үз чыганакларга сылтама биреп, Европа берлегенең Россиягә карата санкцияләр тагын ярты елга озынайтыла, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз