news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Европа берлегендә Россиягә каршы яңа санкцияләр хакында фикер алышачаклар

Европа берлеге дәүләтләре тышкы эшләр министрлары 14 октябрьдә Россиягә каршы яңа санкцияләр хакында фикер алышачак. Берләшмәнең югары вазифадагы вәкиле шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Санкцияләр буенча фикер алышулар булачак. Белгәнегезчә, 8 октябрьдә яңа режим расланды. Берлектә әгъза булып торучы илләр яңа режим кысаларында исемлек (физик һәм юридик затлар исемлеге – ТАСС иск.) тәкъдим итәр дип көтәбез», - диде ул.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казандагы БРИКС саммитында халыкара валюта-финанс системасын камилләштерү һәм берләшмә илләренең түләү системасын булдыру турында доклад тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot