news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Европа Берлеге саммиты Россиягә каршы санкцияләрне үз көчендә калдырган

Саммитта шулай ук Украинадагы кризисны җайга салу буенча Минск килешүен үтәүгә булышу өчен чаралар да каралган

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Европа Берлеге (ЕС) саммиты 16 февральдә Россия өчен "кара исемлек"не 19 кеше һәм 9 оешмага арттыру карарын үз көчендә калдырды. Бу хакта димломатик чыганакка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

"Бар да үз көчендә кала, кичектерү карары юк", - дип белдергән саммитта Украинадагы хәл турында фикер алышуда катнашучы Европа дипломаты.

Искәртеп узабыз: Европа Берлеге советы тышкы эшләр министрлары дәрәҗәсендә 9 февральдә "кара исемлек"кә Россиянең 5 кешесен, Украинаның көнчыгышындагы ополчениеләренең 14 вәкилен һәм 9 оешманы кертү турында карар кабул иткән иде. Шул ук вакытта министрлар, Украинадагы хәлләрне җайга салу буенча Минск килешүләрен катлауландырмас өчен, әлеге карарның үз көченә керү вакытын 16 февральгә кадәр кичектерде.

Моннан тыш, Европа Берлеге саммитындагы Европа чыганагы мәгълүматы буенча, саммитта шулай ук Украинадагы кризисны җайга салу буенча Минск килешүен үтәүгә булышу өчен чаралар да каралган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot