news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Европа Берлеге Россиягә каршы санкцияләрне тагын ярты елга озынайта

Бу карар Европа Берлеге саммитында кабул ителгән.

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”) Европа Берлеге Россиягә каршы санкцияләрне тагын ярты елга озайта. Бу хакта Германия канцлеры Ангела Меркель Брюссельдә үткәрелгән Европа Берлеге саммиты нәтиҗәләре буенча игълан итте, дип яза ТАСС.

Канцлер сүзләренчә, моңа Украинаның көнчыгышындагы вазгыятьне җайга салу акрын баруы сәбәп булган. “Франция Президенты һәм мин Минск килешүләре акрын башкарылуы турында әйттек. Кызганычка, без санкцияләрне йомшарта алырлык үзгәрешләр күрмибез”, - дигән Ангела Меркель.

АКШ белән Европа Берлеге Украинадагы вакыйгалар белән бәйле рәвештә Россиягә каршы санкцияләрне 2014 елда керткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot