news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Европа Берлеге (ЕС)РФ эмбаргосыннан зыян күргән аграрийларга 165 млн евро компенсация бүлеп бирә

Россияне сөт продуктлары белән тәэмин иткән Балтыйк буе республикалары - Латвия, Литва, Эстониягә аерым игътибар биреләчәк

(Казань, 1 октябрь, «Татар-информ»). Европа комиссиясенең РФ эмбаргосы кагылган агросәнәгать товарларын җитештерүчеләргә ярдәмгә җибәргән 165 миллион евро күләмендәге компенсация Европа берлеге (ЕС) авыл хуҗалыгы бюджетыннан бүленәчәк, дип белдерә ИТАР-ТАСС. Бу хакта Европа берлеге илләре профильле министрларының формаль булмаган утырышында авыл хуҗалыгы һәм аграр үсеш еврокомиссары Дачан Чолош белдергән.

Ул ассызыклаганча, якын арада Европа Комиссиясендә әлеге сумманы каплау өчен чыганаклар хакында  фикер алышачаклар. Шул ул вакытта ул министрлар, компенсацияләрне бүлү алымнары хакында сөйләшмәде, дигән, әмма Россияне сөт продуктлары белән тәэмин иткән Балтыйк буе республикалары -  Латвия, Литва, Эстониягә аерым игътибар биреләчәген әйткән.

Моннан тыш, компенсацияләнергә тиешле продукцияләр пакетына башка җиләк-җимеш һәм яшелчәләр дә кертелгән, дип хәбәр иткән еврокомиссар.        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100