Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Европа Берлеге Эбола вирусына каршы вакцина уйлап табуга 24,4 миллион евро акча бүлеп бүлеп биргән
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, Көнбатыш Африка илләрендә әлеге чир корбаннары 4,8 меңнән артып киткән
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Европа Берлеге Эбола вирусына каршы вакцина тикшеренүләренә 24,4 миллион евро акча бүлеп бүлеп биргән. Бу хакта Европа Берлеге саммитының беренче көн йомгаклары буенча Еврокомиссиянең китеп баручы башлыгы Жозе Мануэл Баррозу белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
Аның сүзләренчә, тикшеренүләр эпидемияне туктату һәм медицина хезмәткәрләрен саклау, иң беренче чиратта, вакцина уйлап табуга юнәлдереләчәк.
"Төгәл күләмнәр һәм вакыт хакында әле иртәгә сөйләшәчәкбез, әмма без эпидемиягә бәйле рәвештә хәвефләнергә кирәк түгел икәнне яхшы аңлыйбыз, тик кул кушырып та утырырга ярамый. Дөнья бу чирдән арынырга тиеш", - дип белдергән Франция Президенты Франсуа Олланд Брюссельдә узган саммит нәтиҗәләре буенча.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, Көнбатыш Африка илләрендә әлеге чир корбаннары 4,8 меңнән артып киткән, тагын 10 мең кеше әлеге авыруны йоктырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз