news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Европа берлеге артыннан тагын биш ил Россиягә карата санкцияләрне озайткан

Алар – Черногория, Лихтенштейн, Албания, Норвегия һәм Украина.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Лихтенштейн, Черногория, Албания, Норвегия һәм Украина Европа берлегенең 15 сентябреннән үз көченә кергән карарына кушылып,  Россиягә карата санкцияләрне тагын ярты елга озайттылар. Бу хакта берлек Советының рәсми порталында белдерелә, дип яза "РИА Новости".

Шулай ук сайтта Евросоюзның бу карарны "хуплавы" билгеләп үтелә .

Искәртеп үтик: агымдагы елның 15 сентябреннән 2017 елның 15 мартына кадәр Евросоюз Советы Россиянең һәм Украинаның 146 физик һәм 37 юридик затына карата шәхси санкцияләрне озайтты. Бу исемлеккә ЕС Украинаның территориаль бөтенлегенә һәм мөстәкыйльлегенә зыян китерүдә җаваплы дип санаган кешеләр һәм оешмалар кергән. Санкцияләр ЕС илләрендә банк активларын "туңдыру"да һәм Евросоюзга кергән дәүләтләргә сәфәр кылу өчен виза бирүне тыюда чагыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100