news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Евромани-Казан» инвестицион форумы нәтиҗәләре билгеле

Аларны ТР икътисад министры Марат Сафиуллин игълан итте

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Министлар Кабинетындагы брифингта ТР икътисад министры Марат Сафиуллин 14 октябрь көнне Казанда үткәрелгән «Евромани-Казан» II Халыкара инвестицион форумы нәтиҗәләрен игълан итте.

Форум эшендә дөньяның 15 иленнән, Россиянең 7 регионыннан 300 делегат катнашты, шул исәптән «Schneider Electric», «IBM», «FIAT», «Citibank», «Raiffeisenbank», «Fitch», «PricewaterhouseCoopers» һ.б. барлыгы 157 әйдәп баручы сәнәгать, финанс һәм консалтинг корпорацияләре топ-менеджерлары да, дөресен генә әйткәндә, без 200ләбенә генә өмет иткән идек, чөнки аның былтыргысына Россиянең 22 һәм чит илләрнең 52 компанияләреннән 150дән дә азрак катнашучы булды, дип белдерде министр. «Төп максатларның берсе Татарстанны дөнья күләмендә таныту, халыкара инвестицион хезмәттәшлекне киңәйтү, сәүдә-икътисад өлкәсендәге элемтәләрне үстерү һәм тирәнәйтү, хәзерге вакытта икътисади үсешнең актуаль проблемаларын хәл итүдә яңа мөмкинлекләр эзләү булуын исәпкә алсак, форум уңышлы булды дияргә нигез бар», - диде ул.

Республиканың Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт кебек зур шәһәрләре үзлектән инвестицион проектларын тәкъдим итә алса, бик күп муниципаль берәмлекләрнең бу яктан мөмкинлеге чикле. Форум барышында 250ләп инвестицион проект каралды, бу исә чама белән 9 млрд. сум дигән сүз. Шуңа күрә әлеге форумның республикага файдасы зур, «Евромани-Казан» форумында ТР Хөкүмәте оештыручы ролен генә башкаруын, чара шәхси компанияләрнең спонсорлык акчасына финанслануын (ул 5-6 млн. сумга төшкән) исәпкә алсак, бигрәк тә отышлы, дигән фикердә М.Сафиуллин.

Болардан тыш, Бөтендөнья банкы төркеме Россия һәм Татарстан өчен әһәмиятле саналган «Россиядә бизнес тоту-2009», «Административ киртәләр», «Татарстан Республикасының муниципаль бизнес-картасы» дип аталган 3 тикшеренү проектын тәкъдим итте һәм финанс дөньясында Россия һәм Татарстанның урынын билгеләү-күзаллау мөмкинлеге бирде, республикадагы 6 икътисади зоналарыбызда нинди өлкәдә үсеш көтелүен, нәрсәгә өмет багларлык булуын күрсәтте, инвестицион имидж һәм инвестицион куәтне арттыру өчен муниципаль берәмлекләргә кайсы юнәлештә эш башларга кирәклеге ягыннан киңәш-тәкъдимнәр бирде, дип шәрехләде республиканың икътисад министры.

Алга таба «портфель инвесторлары» (андый инвесторлар бизнесны контрольда тотуны максат итми, ә финансларыннан дивидендлар алуны хуп күрә) өчен портфель миссияләре әзерләнәчәк. «Хәзерге вакытта фонд базары белән эшләрне активлаштыру буенча республика Хөкүмәтенә тәкъдимнәр пакеты әзерләү бурычы тора. Үкенечкә, кече һәм урта бизнес һәм күп кенә компанияләр, инвестицион җәлеп итүчәнлекләре булса да, фонд базары алдында куркыбрак торалар, инвестицион проектлар һәм пакетлар җәлеп итүгә шикләнеп карыйлар. Ләкин бу мәсьәләгә, икътисадны җанландырып җибәрү өчен, үзгәрешләр кертергә кирәк булачак», - диде М.Сафиуллин һәм форум барышында төзелгән килешүләрнең күпчелеге җиңел сәнәгать һәм азык-төлек сәнәгате, агросәнәгать комплексы, аннары гына химия һәм нефть химиясе, машина төзелеше өлкәләренә каравын белдерде.

Министр сүзләренчә, «Евромани-Казан» конференциясен киләсе елга да үткәрү планлаштырылган. Алга таба игътибарны инвестицияләр җәлеп итү, зур фонд консультантлары өчен үзебездәге перспективалы һәм үсештәге компанияләрнең акцияләр пакетларын тәкъдим итү идеяләре бар, диде М.Сафиуллин.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100