news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Еврокомиссия Россия нефтенә иң югары бәяне 60 доллар итеп билгеләргә тәкъдим итте

Еврокомиссия Россия нефтенә иң югары бәяне 60 доллар итеп куярга тәкъдим итте. Евросоюзга керә торган 27 ил мөмкин булган лимит турында фикер алыша башлады. Бу хакта ТАСС The Wall Street Journal газетасына сылтама белән хәбәр итә.

Басма чыганаклары билгеләп үткәнчә, иң югары бәя кабул ителсен өчен, аны Евросоюзга керә торган барлык дәүләтләр дә хупларга тиеш. Ләкин соңрак башка чик бәя дә килештерелергә мөмкин.

Евросоюзның Россия нефтенә иң югары бәяне билгеләү турында сөйләшү тукталып калу турында билгеле булды. Бу Польшаның һәм Балтыйк илләренең тәкъдим ителгән бәяне икеләтә киметергә теләве аркасында килеп чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot