news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Евро курсы 80 сумнан артты

Доллар 70 сум чиген узды

(Мәскәү, 24 август, «Татар-информ», Ольга Пушко). Мәскәү биржасында сәүдә ачылган вакытта евро курсы 80 сумнан артты. Бүген аның бәясе 81 сумны тәшкил итә.

Доллар да 70 сум чиген узды.

Россия илкүләм валютасының курсы нефтькә дөнья бәяләре кимү фонында төшә, алар алты еллык минимумга кадәр кимегән.

Кичә Brent маркалы нефть бәясе 45,02 доллар булган, Техасның WTI нефте 39,85 долларга калган.

Бүген, сатулар башланганда, Азия биржалары индексы түбән тәгәрәде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100