news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Евро курсы 7 ноябрьдән бирле беренче тапкыр 99 сумнан югарырак күтәрелде

Бүген, 5 декабрьдә, Мәскәү биржасында валюта сатулары барышында евро курсы бу елның 7 ноябреннән бирле беренче тапкыр 99 сумнан югарырак күтәрелде.

Мәскәү вакыты белән 8.00 сәгатьтә евро 99,3325 сум дәрәҗәсендә сәүдә ителә, бәясе, шулай итеп, 83 тиенгә якын арта.

Үз чиратында, доллар 8.00 сәгатькә, 65 тиенгә кыйммәтләнеп, 91,58 сумга кадәр күтәрелә. Ике очракта да Россия валютасы әлегә кабат төшмәгән.

«РосБизнесКонсалтинг» медиахолдингына «БКС Мир инвестиций» эксперты Дмитрий Бабин сөйләвенчә, рубль курсына илдә салым чорының тәмамлануы йогынты ясый, шуның аркасында экспортерлар чит ил валютасының өстәмә күләмнәрен сатудан туктаганнар. Шул ук вакытта дәүләт һәм шәхси секторларның чыгымнары үсү сәбәпле, ел ахырында аңа ихтыяҗ арта.

Моннан тыш, рубльгә нефть бәяләренең төшүе тәэсир итә. «Альфа-Капитал» идарә компаниясе өлкән трейдеры Владислав Силаев сүзләренчә, инвесторлар ОПЕК+ нең 2024 елның I кварталында табыш киметү турындагы карарын тулысынча тормышка ашыруга бик ышанмый.

Октябрь уртасында Россия Президенты Владимир Путин берничә экспортерны чит ил валютасын сатарга мәҗбүр итте. Бу карарның ул вакытта фаразланган нәтиҗәләре турында «Татар-информ» материалында укырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100