news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Евро курсы 60 сумнан түбән төште

Мәскәү биржасында евро курсы 5 сентябрьдән беренче тапкыр 60 сумнан түбәнрәк төште. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Сишәмбе киченә рубль курсы үсешне көчәйтте, евро һәм доллар 60 сумнан түбәнрәк беркетелде. Шулай икәнлеге 5 сентябрь һәм 31 августтагы минимумнарда Мәскәү биржасы мәгълүматларыннан күренә.

«Иртәгә» исәбе белән 17.57 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) доллар курсы 49 тиенгә төшеп, 59,75 сумга, евро 93 тиенгә төшеп, 59,87 сумга кадәр кими. Бу хакта мәгълүмат сәүдә мәйданчыгы хәбәрендә күзәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot