Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Евро курсы 2022 елның мартыннан бирле беренче тапкыр 100 сумнан артты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген, 6 июльдә, евро курсы 2022 елның 29 мартыннан бирле беренче тапкыр 100 сумнан артып китте. Доллар курсы шул ук елның 28 мартыннан бирле беренче тапкыр 92 сумнан артты.
7:20 сәгатькә Европа валютасы 100,312 сумны тәшкил итә. Соңыннан ул төшә башлады һәм 7:40 сәгатькә 99,7 сумга җитте. Шул ук вакытта 7:30 сәгатькә доллар курсы 92,44 сумга кадәр күтәрелде. 7:40 сәгатькә доллар 92 сумга калды.
Элегрәк Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Ксения Юдаева илнең сәүдә балансы профициты кимү рубль бәясе төшүнең төп факторы дип атады. Шул ук вакытта Үзәк банкта бу күренештә финанс тотрыклылыгына яный торган куркыныч күрмиләр, дип яза «Татар-информ».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз