Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Евро курсы 20 сентябрьдән бирле беренче тапкыр 103 сумнан артып китте
Евро курсы 20 сентябрьдән бирле беренче тапкыр 103 сумнан югарырак күтәрелде. Моны «Мәскәү биржасы» мәгълүматлары раслый.
Мәскәү вакыты белән 10:55 сәгатьтә евро 103,02 сумга җиткән. Шул ук вакытта доллар 97,21 сумга кадәр үскән, ә юань курсы 13,329 сум тәшкил иткән.
Исегезгә төшерәбез, Европа валютасы йөз сумлык планканы 6 июльдә узды — 2021 елның мартыннан бирле беренче тапкыр бу.
18 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин, рубльнең көчсезләнүе һәм башка кыенлыкларга карамастан, Россия икътисадын торгызу процессы уңышлы тәмамлануы турында белдерде. Ул бу хакта 2024-2026 елларга федераль бюджет проекты буенча киңәшмәдә әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз