news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Евро биш сумга арткан

Үзәк банк чит ил валютасын 76,9 сум дип билгеләгән.

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ"). Доллар курсы 3,8 сумга артып, 62,4 сум тәшкил итә.

Евро биш сумга арткан. Үзәк банк евро бәясен 76,9 сум дип билгеләгән. Бу мәгълүмат Россия Банкы сайтында урнаштырылган.

Чит ил валютасын банкларда тагын да кыйммәткәрәк саталар. Мисал өчен, «Ак барс» банк долларны - 67,9 сумга, евроны 82,1 сумга сата. Кичә әлеге банкта долларны - 63 сумга, евроны 79 сумга алырга була иде.

«Сбербанк» долларны - 64,9 сумга, евроны 79,9 сумга сата.

ВТБда доллар - 64,3 сум, евро 78,9 сум тора.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot