news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Евро бәясе 21 февральдән соң беренче тапкыр 88 сумга төште

Россия валютасы Мәскәү биржасында ныгуын дәвам итә. Бу хакта «Российская газета» яза.

Сәүдә башланганда евро бәясе 21 февральдән соң беренче тапкыр 88 сумга (87,68 сум) төште. Әмма шуннан соң югалтуларның бер өлешен кайтарды һәм 93 сумга күтәрелде. Доллар бәясе 83 сумда ныгыды.  

Шул ук вакытта, Brent маркалы нефтьнең бәясе 3,29 процентка арзанайды. Хәзер аның бер барреле 107 доллар тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100