news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Евро бәясе 79 сумнан артты

Доллар һәм евро бәясе сентябрьдән бирле беренче тапкыр шундый бәягә күтәрелде.

(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ"). АКШ доллары һәм евро бәясе артуын дәвам итә. Мәскәү биржасында 18 сентябрьдән бирле беренче тапкыр евро 79 сумнан артты, доллар 12 сентябрьдән бирле беренче тапкыр 69 сум 35 тиен булды. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

Бүген көндезге 12.01 сәгатьтә евро 79 сум 1 тиен тора, ул кичәгедән 75,5 тиенгә артты. Доллар исә 69 сум 35 булды, кичәгедән 68 тиенгә артты.

news_right_1
news_right_2
news_bot