Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Евро-2016ның һәр матчына Россия җыелмасы җанатарларына билетларның 16 проценты бүленә
Төркем этабы матчларына билетлар бәясе 25тән 145 еврога кадәр тәшкил итә
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Илдар Райманов). Евро-2016 финал турнирының төркем матчларына Россия җыелмасы җанатарлары өчен билетлар квотасы мәгълүм булды.
"Бирелгән гаризаларга кагылышлы саннар мәгълүм түгел. Төркем турниры матчларына килгәндә исә, катнашучы җыелма командалар җанатарлары өчен барлык билетларның якынча 32 проценты резервланган. Шул рәвешле, Россия җанатарларына әлеге матчларның һәркайсына барлык билетларның якынча 16 проценты бүленәчәк", - дип хәбәр итә УЕФА матбугат хезмәте.
Әйтергә кирәк, билетларга заявкалар кабул итү 18 гыйнварда тәмамланды, төркем этабы матчларына билетлар бәясе 25тән 145 еврога кадәр тәшкил итә. Искәртеп узабыз: төркем табында россиялеләр Англия (11 июнь, Марсель), Словакия (15 июнь, Лилль) һәм Уэльс (19 июнь, Тулуза) белән уйнаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз