news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Евразиянең мультимедиа журналтистикасы: Шәрык һәм Гареб традицияләре һәм инновацияләре” темасына фәнни-гамәли конференция була

Ул журналистиканың заманча мультимедиа формаларын глобаль медиасистемалары үсеше кысаларында камилләштерүне, медиакиңлектә журналистлык культураларын интеграцияләүне максат итә

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 15 һәм 16 декабрьда Казан федераль университетында “Евразиянең мультимедиа журналтистикасы: Шәрык һәм Гареб традицияләре һәм инновацияләре” темасына халыкара фәнни-гамәли конференция булачак, ә ачылышы 15е сәгать 10га ТР Сәүдә-сәнәгать палатасына (Пушкин ур., 18) билгеләнгән.

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, ТР Фәннәр академиясе, Казан федераль университеты, ТР Журналистлар берлеге, Евразия медиа-үзәге (Уралдагы Би-Би-Си-Екатеринбург мәктәбе) тарафыннан оештырылган әлеге чарада Мисыр, Йәмән, Таҗикстан, Украина, Россия (Мәскәү, Казан, Ростов-на-Дону, Кемерово, Пермь, Тверь, Чабаксар, Саранск, Чиләбе) илләреннән 100дән артык кеше катнашу теләге белән чыккан.

Оештыручылардан КФУның электрон массакүләм мәгълүмат чаралары теориясе һәм практикасы кафедрасы ассистенты Мөршидә Фатыйхова биргән мәгълүмат буенча, мондый конференция университетта инде 5 нче тапкыр үткәрелә. Журналистиканың заманча мультимедиа формаларын глобаль медиасистемалары үсеше кысаларында камилләштерүне, медиакиңлектә журналистлык культураларын интеграцияләүне максат иткән әлеге конференция Россия, ерак һәм якын чит илләр мультимедиалы журналистикасы өлкәсендәге тәҗрибәне берләштерүдә, яңа мәгълүмати киңлек формалаштыруда Шәрык һәм Гареб ММЧ мөмкинлекләрен киңәйтү, шушы киңлектә журналист эшенең традицион алымнарын, формаларын һәм принципларын үстерү һәм инновационнарын алга этәрү һ.б. бурычлар куя.


.

news_right_1
news_right_2
news_bot