news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Евразия Язучылар берлеге журналында татар шагыйрьләренең шигырьләре басылып чыкты

«Кардәш каләмнәр» журналының март санында Сания Әхмәтҗанова белән Рәмис Аймәтнең төрек теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрен укып була.

Евразия Язучылар берлеге журналында татар шагыйрьләренең шигырьләре басылып чыкты

Евразия Язучылар берлегенең «Кардәш каләмнәр» журналының март саны дөнья күрде. Журнал Төркиядә булган җир тетрәүгә багышланган. «Кардәш каләмнәр» журналында Татарстан шагыйрьләре - Сания Әхмәтҗанова белән Рәмис Аймәтнең дә шигырьләре урын алган.

«Журнал Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәруглының кереш сүзе белән ачыла. Якуп әфәнде үзенең язмасында әлеге фаҗиганең бөтен төрки дөньяны никадәр тетрәндерүе, һәркем дә төрек халкына ярдәм кулы сузарга омтылуы, бу хәсрәтне үз хәсрәте итеп кабул итүләре хакында тәэсирләнеп яза», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмис Аймәт.

Аның әйтүенчә, журналда Төркия, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Әфганстан, Ирак, Дагыстан, Косово, Уйгур, Македония, Гагауз, Башкортстан, Кырым шагыйрьләренең шигырьләре белән беррәттән, әлеге вакыйга уңаеннан иҗат ителгән хикәяләр дә урын алган.

«Төрки дөньяны бер кыйбла астына туплап, аны дөньяга танытуда үзеннән зур өлеш керткән Якуп Өмәруглына, шулай ук шигырьләребезне төрек теленә тәрҗемә иткән Альп Әрән Демиркая һәм «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесе, журналист Рушания Алтайга олы рәхмәтләремне җиткерәм», - диде Рәмис Аймәт.

Рәмис Аймәт Төрек халкының тирән кайгысын уртаклаша. «Вафат булганнарның урыннары җәннәттә булсын, яралылар тизрәк савыксын иде, амин», - диде шагыйрь.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100