Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Евразия ислам советы кабул иткән резолюциядә динне сәяси максатларда файдалану гаепләнгән
Истанбулда IX Евразия ислам советы утырышы үз эшен тәмамлады.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Истанбулда 11 - 14 октябрь көннәрендә барган IX Евразия ислам советы утырышы үз эшен төгәлләде. “Евразиядә Ислам: дини экстремизмга каршы бердәмлек һәм киләчәк перспективалар”ы темасына үткәнә съездның секцияләрендә 33 илдән 120дән артык дин эшлеклесе катнашты, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашкан һәм ул дини булмаган агымнарның кешелеккә янавы турында доклад белән чыгыш ясаган. Үз докладында Татарстан мөфтие үзләрен дини оешма дип танытырга теләүчеләрне тәнкыйть утында тоткан. Көчләрне берләштереп, деструктив идеология белән көрәшергә чакырган.
IX Евразия ислам советы үз эшен төгәлләгәндә резолюция кабул ителгән. Анда, аерым алганда, динне сәяси максатларда кулланучы ДАИШ (Россиядә тыелган) һәм ФЕТО оешмалары эшчәнлеге тәнкыйтьләнгән. Әлеге чараны оештыручылар һәм анда катнашучылар фикеренчә, массакүләм матбугат чараларында исламны террорлык һәм ирексезләү белән тиңләштерүгә юл куярга ярамый, яшьләргә интернет киңлектә аларны яклауны гарантияләгән дөрес дини белем бирү кирәк.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин советның дүрт көнлек эше турында Төркиянең Дин эшләре буенча министрлык телевидениясенә биргән интервьюда сөйләгән. Ул әлеге чара кысаларында алдан билгеләнгән мөселман илләре дини оешмалары лидерлары, галимнәр һәм Төркиядә белем алучы Татарстан студентлары белән очрашулар үтүен билгеләп киткән.
Очрашуларда ул яңа Изге Коръән китабының ел ярым әзерләнүенең нәтиҗәләре турында сөйләгән. ТР мөселманнарының Диния нәзарәте әзерләгән Коръән китабын бу көнне Кыргызстан мөфтие Максатбәк Токтомушев һәм Казахстан мөфтие Ержан Маямәров кулларын алып бәяли алган. Мөфтиләр эшнең сыйфатлы башкаруына соклануларын белдергәннәр һәм Коръән китабын бастыруда элеккеге традицияләрне саклауда ярдәмче булачакларын белдергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз