news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Евразия икътисади берлегендә хәләл продукциянең бердәм стандарты булдырылачак

Россия һәм БДБ илләренең хәләл продукция җитештерү һәм экспортлау буенча зур потенциалы бар.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Якын көннәрдә Евразия берлеге кысаларында «Хәләл» продукциянең бердәм стандарты булдырылачак. «Хәләл» халыкара стандартлаштыру һәм сертификация үзәге җитәкчесе Айдар Газизов Бөтендөнья хәләл көне кысаларында Самарада уза торган Идел буе инвестиция форумында шулай дип белдерде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«2012 елда Астанада (хәзерге Нур-Солтан шәһәре) «Хәләл» Евразия стандартлаштыру һәм сертификация үзәге оештырылды. Әлеге оешмага яңа этәргеч бирергә телибез. Моннан бер атна элек мин Казахстанның баш мөфтие белән очраштым. Якын көннәрдә без Евразия берлеге кысаларында бердәм «Хәләл» стандарты булдырачакбыз», - диде ул.

Газизов фикеренчә, Россия һәм БДБ илләренең хәләл продукция җитештерү һәм экспортлау буенча бик зур потенциалы бар. «Без гарәп илләрендәге коллегаларыбыз белән даими рәвештә аралашып торабыз. Чөнки әлеге илләр азык-төлек продуктларының 70-80 процентын читтән кертә һәм алар Россия продукциясенә зур ихтыяҗ кичерә», - дип белдерде ул.

«Хәләл» Евразия стандартлаштыру һәм сертификация үзәге мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Россиянең үзләрендә җитештерелгән продукцияне читкә чыгарырга теләк белдергән 200дән артык компаниясе аның сертификациясен узган. 20дән артык компания исә Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Иордания, Мисыр һ.б. мөселман илләренә үз продукциясен озата инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100