news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта татар галиме Бәшир Рәмиев хөрмәтенә IT-лаборатория ачыла

Райондагы барлык укучылар «Rameev» уку-укыту IT-лабораториясендә белемнәрен күтәрә алачак.

Актанышта татар галиме Бәшир Рәмиев хөрмәтенә  IT-лаборатория ачыла
Илнар Төхбәтов

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Актанышның Сәләтле балалар өчен гимназия-интернатында «Rameev» өстәмә белем бирү IT-лабораториясе ачыла. Ул электрон-хисаплау машинасын уйлап табучыларның берсе булган татар галиме Бәшир Рәмиевкә багышлана. Бу хакта Гимназия-интернат директоры Рузилә Гарипова Zoom кушымтасында узган конференциядә сөйләде.

Гимназия быел Россия Федерациясенең «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында үткәрелгән конкурста катнашып, 3 млн сумлык грант откан. «Әлеге грант кысаларында Рәмиев исемендәге IT-лаборатория будырылды. Гимназия укучыларыннан тыш, район җирлегендә яшәгән, информатика белән кызыксынган балалар да безнең түгәрәкләрдә шөгыльләнә алачак», — диде Рузилә Гарипова.

Директор аңлатып киткәнчә, лаборатория эчендә 11 түгәрәк эшли, алар Python һәм Java телләрендә программалаштыру, VR-технологияләр, робототехника, 3D-модельләштерү, анимация, мәгълүмати иминлек өлкәләрен үз эченә алган. «Шушы лаборатория базасында район балалары өчен остаханәләр үткәреләчәк. Проектта КФУның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбе дә катнаша», — диде ул.

Рузилә Гарипова IT-лаборатория түгәрәкләрендә укучылар цифрлы икътисад өчен кирәкле яңа компетенцияләр үзләштерәчәкләрен, 300 бала өстәмә белем бирү түгәрәкләренә кабул ителәчәген, гимназиянең IT-инфраструктурасын тулысынча яңарту күздә тотылуын әйтте.

«Мәгариф оешмаларының цифрлаштыру өлкәсендә булган ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен тәкъдим ителгән универсаль продуктлар безгә туры килеп бетми. Теге яки бу юнәлеш өчен яңа продукт һәм өстәмә чыгымнар сорала. Мондый проблемалардан котылыр өчен гимназиянең үз ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган уникаль IT комплекс булдырырга кирәк дигән фикергә килдек», — диде директор.

Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты — республикада «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектын тормышка ашыруда катнаша торган бердәнбер мәктәп. Гимназия-интернатта миллиардер Игорь Рыбаков һәм Екатерина Рыбакова оештырган Рыбаков Фондының республикада бердәнбер тәҗрибә мәйданчыгы урнашкан.

Бәшир Искәндәр улы Рәмиев — 1918 елда Оренбург өлкәсенең Баймак бистәсендә туа. Ул алтын приискалар хуҗасы, шагыйрь Дәрдемәнднең (Закир Рәмиев) оныгы, Беренче компьютер, электрон-хисаплау машиналарын («Стрела», «Урал-1») уйлап табучыларның берсе. Техник фәннәр докторы (1962). Сталин премиясе лауреаты (1954). Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1994 елда Мәскәүдә вафат булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100