Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Евгения Тарасова һәм Илнур Зәкәрин Татарстанда "Ел спортчылары" дип танылды
Республика премиясен спортчыларга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.
(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Тимераякта фигуралы шуучы Евгения Тарасова һәм велоузышчы Илнур Зәкәрин 2017 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда “Ел спортчылары” дип танылды. “Ел спортчысы” республика премиясен атлетларга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.
Узып баручы елда Евгения Тарасова да, Илнур Зәкәрин дә дөнья аренасында җитди нәтиҗәләр күрсәтте. Евгения Тарасова, мәсәлән, Владимир Морозов белән бер парлы шууда Остравада Европа чемпионатында җиңүче булды. Шулай ук Хельсинкида дөнья чемпионатында “бронза”, Токиода командалы дөнья чемпионатында “көмеш” яулады.
Илнур Зәкәрин шулай ук “Вуэльта Испании” ярышларында – өченче, “Джиро д'Италия”дә финишка бишенче килде.

“Мин бу бүләкне алуым белән горурланам, туганнарыма, дусларыма, җитәкчеләремә теләктәшлек өчен рәхмәтлемен”, – дип билгеләп үтте велоузышчы.
Фигуралы шуучы Евгения Тарасова тантанада үзе юк иде, аның өчен бүләкне әнисе Татьяна Тарасова алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз